Изображение внутри текста

Алькеевской район: Адиля Мусина стала победительницей конкурса молодых писателей

Это уже не первая победа талантливой девушки, которая с детства пишет рассказы и стихи. В 8 классе она была удостоена диплома второй степени на конкурсе «Вдохновение». В прошлом году рассказ Адили «Злой мальчик» был опубликован в журнале «Идель».

А на этот раз Адиля приняла участие в конкурсе молодых писателей со статьей о своей однокласснице, ватерполистке Айгуль Фасаховой, удостоенной звания «Лучший вратарь России», и рассказом «Яблоко от яблони недалеко падает». 23 апреля она вместе со своей учительницей Алией Шайхутдиновой примет участие в церемонии награждения в Казани.

Ватерполчы Айгөл Уку алдынгысы,сыйныфташым,авыл җирлеге өчен бераз чит тоелган ватерпол уенының ,“Актай-1”командасында - ил беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаучы бердәнбер команданың уенчы, 17яшькә кадәрле яшүсмерләр арасында Россия беренчелегендә “Иң яхшы капкачы ”исеменә лаек булган кызыбыз,Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Айгөл Фәсахова белән танышасыгыз киләме? Бу әңгәмәм әнә шул сәләтле кыз турында. -Айгөл,ватерпол уены белән таныштырып үт әле? - Су полосы-ватерпол (Инглиз. Water polo) - суда үткәрелә торган спорт, команда уены. Уен табигый сулыкларда да, бассейннарда да узарга мөмкин. Бер үк вакытта уенда ике команда катнаша, аларның максаты -уен вакытында көндәш капкасына мөмкин кадәр күбрәк туп кертү. -Син бу уен белән кайчан шөгыльләнә башладың? -2016 нчы елның август аенда район үзәге – Базарлы Матакта “Ләйсән”йөзү бассейны ачылды.Әти –әниемә йөзәргә өйрәнергә теләгем барлыгын әйттем. Алар миңа каршы төшмәделәр. Йөзү серләренә тәҗрибәле тренер Александр Георгадзе өйрәтергә алынды. - Айгөл,беренче мәртәбә йөзгән көнеңне хәтерлисеңме? -Әле ничек кенә хәтерлим!Дәресләрдән соң, берүзем бассейнга киттем,чөнки әти – әнием эштә иделәр.Фойеда бик күп кызлар, малайлар, аларның әти –әниләре җыелган. Спорт киеменннән озын гына буйлы бер абый безнең янга чыгып исәнләште дә,әти – әниләрдән аерып ,безне икенче катка алып менеп китте.Кайда нәрсә урнашуы белән таныштырды.Аннары душта коенып,коену костюмнарын киеп, бассейн тирәсенә чыгып басырга кушты.Без,кызлар,тиз генә юындык та чыгып тезелдек.Безгә суда батмас өчен килә торган өрелмәле җиңсәләр,жилетлар бирделәр. Бассейн савыты Казанда узган Су төрләре буенча дөнья чемпионатында файдаланылган,искиткеч тирән. Бер генә сай җире дә юк. Суга карагач, башларым әйләнеп китте хәтта. Әкрен генә берәм - берәм суга сикердек. Аяк суның төбенә җитми. Батмасам ярар иде дип, йөрәк “жу” итеп китте. Кемдер батудан куркып кычкырып җибәрде. Без судагы бакалар кебек чупырдаша башладык. Кем ничек булдыра ала! Авыз – борынга су тула, шаулашабыз. Бераздан тынычландык.Безгә йөзәргә өйрәнү өчен кечкенә пенопласт такталар бирелде һәм тренерыбыз беренче күнегүләр ясарга өйрәтә башлады. Өйгә кайткач,анда алган тәэсирләрне сөйләп бетерә алмадым. -Айгөл,тренерыгыз белән якыннанрак таныштыра алмассыңмы икән? -Бик рәхәтләнеп таныштырам. Александр Георгадзе безгә Грузиядән үк килгән. Аны Базарлы Матакка Ирек Хәйдәр улы Зиннуров – ватерполо буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, республиканың дөнья күләмендә танылу алган “Синтез” командасы уенчысы, тренеры булган спортчы. Хәзерге вакытта үсмерләрнең “Синтез-Академия” командасы тренеры авылыбызга аны махсус, аталап чакырган. Александр Константинович гаиләсе белән киңәшкәннән соң,ризалашкан. Гаиләсен үз илендә калдырып,монда килде.Туган якларына сирәк ,елына ике мәртәбә: Яңа елда һәм җәен,укучылар каникулда вакытта гына кайтып килә. Ул беренче тапкыр авылыбыз белән танышкач: ”Бу кечкенә генә авыл- да шәһәр балалары белән ярыша алырдай,су спорты белән кызыксынучы балалар таба алырмынмы икән ?-дип борчылдым ди . Ләкин бер ел бассейнга йөрүче балалар белән шөгыльләнгәннән соң, зур шәһәр һәм төбәкләр белән ярыша алырдай сәләтле укучылар туплады. Без шуның өчен Александр Константиновичка да, Ирек Хәйдәровичка да рәхмәтле. --Сезнең команда ватерпол уены белән шөгыльләнә башлагач та республика данын якларга туры килгән ,диләр. Бу ,чыннан да , шулаймы? -Әйе,дөрес.Кече яшьтә ватерпол уены белән шөгыльләнүчеләр булмагач,безгә республика данын яклап чыгыш ясарга туры килде.Ничә еллар буе бу уенда чыныгу алган, бездән өлкән команда белән Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәре командасы белән ярышырга туры килде.Билгеле инде,без оттырдык. ,Хәзер безнең “Актай-1”командасы - ил беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаучы бердәнбер команда -Зур шәһәрләрдә сезнең команда белән кызыксыналармы? - Әйе, безнең команданы Россиядә беләләр инде. Спортның бу төре белгечләре кыска гына вакыт эчендә мондый үсешкә ирешкән командабызга шакката. Без Ленинград өлкәсендә,Пензада,Әстерханда Бөтенроссия ярышларында, Түбән Новгородта Идел буе федераль округы ярышларында катнаштык. Казакъстанда, Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә чыгыш ясадык. Төрле турнирларга чакыру, уртак күнегүләребез бар. Бер Мәскәү командасы биш көнлек уртак күнегүләрне үткәрергә тәкъдим итте. Казахстаннан безгә 12 көнгә килергә һәм бергә шөгыльләнергә дип шалтыраталар. Хәтта март-апрель айларында узачак ярышларга да чакыралар. Анда Греция, Сербия, Хорватия, Италия, Голландиянең иң яхшы командалары чыгыш ясаячак. Әмма әлегә без бу чакыруларны кабул итә алмыйбыз. Беренчедән, бу зур чыгымнар белән бәйле. Моннан тыш, безнең командага әле күп шөгыльләнергә, уен осталыгын камилләштерергә кирәк - Айгөл,сезнең команда да ничә кеше бар? -Безнең команда да 13 кыз бар.Шуларның дүртесе -Хәйруллина Илүзә, Вафина Илүзә, Илиятуллина Энҗе һәм мин - Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән, калганннары - Базарлы Матак мәктәбендә белем ала. -Тренеровкаларыгыз озакка сузыламы ? Атнасына ничә мәртәбә шөгыльләнәсез? -Һәркөнне иртән 6дан 8гә һәм кич 18.00дән 20.00гә кадәр. -Ай-һай! Шулай иртүк башланамы? Йокыгыз туямы соң? -(Айгөл көлеп җибәрде..)Баштагы мәлдә иртән торулары авыр иде.Кайвакытта әнием җәлләп уятмыйча да калдырды.Шуңа күрә елый – елый арып бетә идем.Аннары будильник куярга гадәтләнеп киттем.Әнидән дә алдан торып,киенеп куя идем. Ә тренеровкадан соң, гимназиягә укырга килгәч, беренче дәресләрдә үтереп йокы килә иде.Хәзер организмыбыз ияләште инде, йокыбыз туя. - Спорт белән шөгыльләнү укуыңа комачауламыймы соң? - Беренче елларда икенче чиректә ике фәннән өчле чыга язды.Әти- әнием моны белгәч,спортны ташларга кушты. Ләкин ватерпол уены мине үз эченә ничектер бөтереп алып кереп киткән иде шул инде.Мин спортны ташларга ризалашмадым. Әмма әти – әнием шарт куйды, спорт укуыма комачауласа, бассейнга аяк та басмаска. Өчле чыгармас өчен, елый –елый өстәмә шөгыльләнергә туры килде.Чирекне уку алдынгысы булып тәмамладым. Икешәр атнага ярышларга киткәндә дә дәреслекләремне үземнән калдырмыйм.Үзлектән күп укырга туры килә.Темаларны аңлап бетермәсәм, скайп, ватцап аркылы укытучыларыма,сыйныфташларыма мөрәҗәгать итәм.Алар ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер. -Мин синең ихтыяр көченә кызыгам һәм ак көнләшү беләм көнләшәм. -Рәхмәт! - Спорт белән шөгыльләнү сине тагын нәрсәгә булса да өйрәттеме? -Беренче чиратта ихтыяр көче тәрбияләргә булышты.Анардан башка зур уңышларга ирешеп булмый. Шулай ук спорт мине дисциплинага, команда белән бергә эшләргә, дус- тату яшәргә, ерак җирләргә озак вакытка китеп торгач,әти- әниең,туганнарыңның кадерен белергә,туган якларның бик тә газиз икәнен аңларга,яңа дуслар табарга,төрле милләт вәкилләре белән аралашыр өчен чит телләрне дә камил белергә кирәклеген дә өйрәтте. -Айгөл,сине Россия Олимпия резервы командасына чакыралар дип ишеттем.Дөресме? - Әйе,дөрес.Россия масштабындагы ярышларда су полосы мәктәбе тренерлары мине күреп алдылар.. Хәзер мин Россия Олимпия резервы командасында тренировкалар узам.Шулай ук тагын ике кызыбыз – Энҗе Идиятуллина һәм Эльвира Шәйхетдинованы Россиянең төп ватерполочы мәктәпләренә чакырдылар Без инде Россиянең югары лигасында чыгыш ясыйбыз. Әлбәттә, уңышлар җиңел килми - Киләчәктә үзеңне спортка багышлар идеңме? - Багышлар идем. -Айгөл,әңгәмәң өчен зур рәхмәт!Спортта уңыш бары тик хезмәт һәм тырышлык белән генә килә. Шуңа күрә сиңа зур сабырлык, эчке илһам һәм җиңүеңә ышаныч ,киләчәктә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүеңне , хыялларыңның чынга ашуын телим . -Рәхмәт!

Алма агачыннан ерак төшми (хикәя) Беркөнне 9 нчы сыйныфта укучы Физалиянең партадашы керде дә пышылдап кына:”Кара әле, дустым, син бүген сеңелкәшеңне күрдеңме?”- дип сорады.Физалиянең йөрәге “жу”итеп куйды.”Юк, әллә ни булса да булганмы?” - дип партадашының соравына сорау белән җавап бирде. Партадашы Ләйсән: ” Әллә ни югын – юк та, тик аның тирәсендә менә ничә көннән бирле 8 нче сыйныф малае - Альмир бөтерелә.Дәрестә генә түгел, тәнәфестә тә шул ОГЭ га әзерләнәм дип, дөньяңны онытып йөрисең,” -дип әкрен генә әйтеп куйды. Физалиянең сеңелесе 7нче сыйныфта белем ала. Быел әнә энекәшләре дә беренче сыйныфка укырга керде. Физалия олы бала булганга,аларга өйдә дә, мәктәптә дә күз –колак булып тора, тәртипсезләнергә юл куймый.Өчесе дә әти – әниләренең йөзләренә кызыллык китермичә, тырышып укыйлар,төрледән – төрле чараларда да бик теләп катнашалар, алдынгы урыннарны яулый-лар, дустанә яшиләр.Бергәләшеп укырга киләләр, өйдә дә барлык эшләрне бергә – бергә башкаралар. Физалиягә 15 яшь тулса да, әле үзен бер генә малайның да озатканы юк.Ә монда дусты Ләйсән, сеңелесе турында яңалык әйтеп,бөтен фикерен чуалтты. Физалия үзе тыныч, сабыр кыз булса да, сеңелесе - Гүзәлия, аның нәкъ киресе. Тиктормас, бөтерчек кебек бөтерелеп, 5минут эчендә бөтен тирә – якны урып кайтырга мөмкин.”Кара син аны, ә! Хәзердән үк малайлар белән шаяра башлаган,чукынмыш! Җитмәсә кем белән! “Сугыш чукмары”,”икеле капчыгы” Альмир белән! Нишләтергә инде бу кызны? Әтиләр белсә, икебезнең дә кирәген бирәчәкләр бит,”-дип борчылды кыз. Тәнәфесләрдә сиздермичә генә сеңелесен күзәтте.Чыннан да,сыйныфташы Ләйсән дөрес чамалаган. Һәр тәнәфестә Альмир Гүзәлия янында чуала: сеңелесенең чәчләренә дә , кулларына да әкрен генә кагылгалап үтә, ә сеңелесе, астан гына карап , аңа елмая. Дәресләр беткәнен түземсезлек белән көтте Физалия. Соңгы дәрестән соң, парта өстеннән дәреслек, дәфтәрләрен тиз генә җыеп, сыйныфташлары белән саубуллашып та тормастан , чишенү бүлмәсенә (гардеробка) чапты.”Сеңелесе чыгып таймасын тагы! ” Әкәмәт! Гүзәлия белән Альмир кулга – кул тотынышып ишектән чыгып баралар. Кыз киемнәрен алды да өстен дә каптырмыйча,сеңелесе артыннан йөгерде.Гүзәлия белән Альмир үзара әкрен генә сөйләшеп , көлешеп,бер – берсенең күзләренә карашып , өйләренә таба атлыйлар.Малай икесенең дә сумкасын бер як җилкәсенә аскан. Физалия аларны куып тотмыйча, артларыннан күзәтеп бара башлады . ”Менә сиңа,мә! Болар арасында беренче мәхәббәт бөреләнеп килә түгелме соң?” “Яшь парлар” Физалияне күреп алдылар.Малай тиз генә сеңелесенең сумкасын кулына тоттырды да:”Иртәгегә кадәр,”-дип кычкырып саубуллашып, үз юлы белән китеп барды. Ә Гүзәлия кыр кәҗәсе кебек сикергәли – сикергәли капкаларыннан кереп китте. Физалия өйгә кайтып керүгә, сеңелесе шикелле аяк киемен икесен ике якка очырды да бүлмәләренә атылып керде.Гүзәлия борын астыннан ниндидер көй шыңшый – шыңшый, киемен алмаштырып маташа иде. Физалия “шап” итеп диванга барып утырды да:”Күптәнме?”-дип сорады. Гүзәлия аңламаганга салышып:”Хәзер генә кайттым,үзең дә күрдең бит”,-диде.”Альмир белән күптән дуслаштыңмы дим ?””Иртәгә бер ай була ,” –дип мыгырдады ул.”Аңлашылды,”-дип куйды Физалия,эчтән генә малай турында уйлады. Спортның бөтен төрен дә үзләштергән,бәйгеләрдә гел алдынгы урыннарны алучы малайны укуы ягыннан да,тәртибе ягыннан да мактарлыгы юк иде шул.Барлык малайларны, хәтта кызларны да кыерсытырга,укытучылар белән сүз көрәштерергә дә, ямьсез сүзләр әйтергә дә маһир ул. “Я,нәрсәсен ошаттың инде шуның?”-дип сеңелесенә кабат сорау бирде Физалия.”Ул көчле.Анардан бар да курка.Мине барсыннан да яклый.Кушаматлар тактырмый.Һәркөнне сумкамны күтәрешеп кайта. Апа җаным,тагын әти белән әнигә әйтмә инде яме”,-дип тезеп китте Гүзәлия. ”Әлегә әйтмим, тик кара аны.Алма агачыннан ерак төшми,диләр.Альмирның характеры нәкъ әтисенеке. Бер әйтә, икенчесендә әйләндереп очыра.” Сеңелесе дәшмәде. Малайга да Гүзәлия ошый иде.Кызның озын кара чәчләре,сүз кушкан саен оялудан бит алмалары кызарып чыгулары,башка кызлар кебек аны начар сүзләр белән кумавы,ярдәмчел булуы,сабыр гына тыңлый белүе...Ниндидер сөйкемле сөяге бар , ахры шул кызыйның.Гел күрәсе килеп кенә тора.Сыйныфташларының:”Кияү белән кәләш”дип үртәүләренә дә исе китми.Дәрестән чыгарга кыңгырау шалтыравын көтеп, түземлеге бетә. Укытучылар тәнәфестә Гүзәлия белән еш кына басып торганын күргәч, яннарыннан елмаеп кына узып китәләр. Тик туган тел укытучысы Галия Харисовна гына беркөнне аларның кулга кул тотынышып торган вакытларына туры килгәч :” Тәртипле генә йөрегез, ярыймы?”-дип сүз кушып китте.”Укытучылар орышмаса ярый инде”,- дип, куркып кына очрашкалаган малай белән кыз, Галия апаларының шушы сүзләреннән соң,иркен сулап куйдылар. Альмирның әти –әнисе өйдә еш тавышланалар.Әгәр әтисе үзе әйткән сүзне тыңламаганнарын,үтәмәгәннәрен белсә, “пыр” туза. Нигъмәт тулы өстәлне дә ашлары белән бергә әйләндереп каплый.Исерек булмаса да,янында нәрсә бар,барын да очыра гына.Очырган әйбер әнисенә, я энесе белән Альмирга да килеп тияргә мөмкин, ә әтисе карап та тормый.Яраланалармы алар, имгәнәләрме - аны кызыксындырмый. Бары ул әйткәнне генә тыңласынннар,кушылганны үтәсеннәр.Шулай дулый –дулый да чыгып китә.Йортта бераз әйләнгәч,берни булмагандай килеп керә,гафу да үтенми хәтта..Ашый –эчә дә , я телевизор карый, я ватцабында казына, я бөтенләй ятып ук йоклый.Ә әнисе әтисе туздырганннары тавыш чыгармыйча гына җыештыра, үзенең күзеннән мөлдер – мөлдер яшьләр коела.Әтисенең куллары алтын аның, агачтан да,тимердән дә оста итеп әйберләр ясый.Машиналарны да шәп ремонтлый, шуңа күрә аларда авылдашлары еш була. Алар да әтисенең холкын беләләр. Ул кызуланганда,тизрәк чыгып китү җаен карыйлар. Әнисен җәлли Альмир, аңа энесе белән бергә әтисе җимергәннәрне җыештырырга булыша. Ләкин әтисе дә хаклы дип уйлый, чөнки ул яхшылап әйтеп, эшләр кушып калдыра, ә әнисе яисә малайлар үзләре әтиләре кайткан вакытка эшләп өлгермәгән булалар.Чөнки кичектерелми торган башка эшләр дә килеп чыккалый тора.Шулай ук тренировкаларны да калдырырга ярамый. Энесе Рәшит белән икесе дә көрәш түгәрәгенә йөриләр.Районда гына түгел, республикада алдынгы урыннар алалар алар.Бүлмәләрендә дивар тулы кубоклар, медальләр,грамоталар.Әти – әниләре малайлары белән горурланалар.Җиңеп кайткач, Гүзәлиясе дә кочаплап,бит очыннан гына булса да “пәп”итеп ала .Тик менә соңгы арада кызый киреләнә башлады әле. Имеш, дәресләрен әзерләргә вакыты аз кала. Менә бүген дә озын тәнәфестә сыйныфларында берүзе генә дәфтәренә нидер язып утыра.”Синең янга чыгарга вакытым юк”,- дигән була.Ә Альмир аны дәресләрдән соң, кинога чакырмакчы иде.Түзмәде малай, ачуы чыкты һәм нәкъ әтисе шикелле итеп кызның яңагына чалтыратып берне сыптырды да артына да карамыйча чыгып китте. Шул көннән башлап Гүзәлия аның белән очрашудан качып йөри башлады. Тиздән Яңа ел җитә. Альмир кибеттән бәйрәм кичендә шартлатырга дип “бомбочкалар ” һәм кызга Яңа ел күчтәнәчләре салынган тартма сатып алды.Шуны бирсәм,бәлки Гүзәлия белән дуслашырмын дип өметләнде. Кыз бүген бию түгәрәгендә. Альмир ,урамда салкынча булса да, кызның чыкканын мәктәп алдында көтәргә булды.Менә ул дуслары белән ишектә күренде.Малай авызын ерып , йөгерә –йөгерә алар янына килеп басты.”Яңа ел белән!”-дип кызга бүләген сузды. Кыз,озын керфекләр арасыннан аңа ачулы караш ташлап, берни дә дәшмичә үтеп китте. Альмир кызлар артыннан йөгереп барып , кабат каршыларына чыгып басты.”Яңа ел белән!”дип тагын бүләген Гүзәлиягә сузды.Кыз аны читкә төртеп җибәрде дә иптәш кызлары белән сөйләшеп баруын дәвам итте.”Бүләгемне алмыйсыңмы?”-дип кычкырды малай аның артыннан.”Юк”дигән җавап ишетелгәч, ачуы кабарган Альмир, баш очында бүләген әйләндерде – әйләндерде дә кызлар ягына таба томырды.Аннан теш арасыннан “черт”итеп төкерде дә тагын нишләргә инде дигәндәй кесәсенә тыгылды.”Бомбочкалар!...”Малай тиз –тиз генә кызлар артыннан китте һәм кесәсеннән зажигалка алып “бомбочка”га ут кабызды да Гүзәлиясенең тун капюшонына таба ыргытты. Бик төз ташлаган икән .”Бомбочка”җиргә төшмәде,шартлау яңгырады.Гүзәлия башын тотып җиргә егылды.Кызлар ни булганын аңышмый калдылар. Малай үзе дә бу хәлне көтмәгән иде,куркып калды.Бер агарып,бер күгәреп торды да кыз янына йөгереп килде.Аны җитәкләп торгызды. Тизрәк кызның капюшонына күз салды.Кайчандыр кызның яратып сыйпаган чәчләре бераз көйгән ,муенында пешкән эз бар иде Гүзәлиянең дус кызлары:”Их,Алмир,нишләдең син,ә?Уеннан уймак чыгардың бит!Ярый әле Гүзәлия башлыгын яхшылап кигән.Шул гына саклап калды.Хастаханә белән полиция арасында йөри – йөри хәлең калмый иде бит ! ”-дип каты итеп орыштылар,бер – икесе аның аркасына,җилкәсенә йодрык белән сугып та алдылар. Малайның күзләренә мөлдерәп яшьләр тулды. Бу эше өчен бик үкенде, кат- кат кыздан гафу үтенде.Аннары башын аска иеп , кырт итеп борылып китеп барды. Гүзәлия булган хәлләрдән әле һаман да аңга килә алмый торды.Кызның хәле бераз әйбәтләнгәч,.дусларыннан аерылып , өенә таба атлаганда:”Әйе, кызганычка каршы, апамның Альмир турында әйткән сүзләре дөрес булып чыкты.Ул хаклы булган. Алма агачыннан ерак төшми икән шул.Әмма Альмир хатасын аңлады шикелле,бәлки булган хәлләрдән соң, бераз булса да акылга утырыр .Яхшыга өметләнләник,“ -дип авыр итеп сулап куйды. Капка төпләренә кайтып җиткәч, күзен кысып кояшка карап бер елмайды да өйләренә кереп китте.

Дата публикации:
Источник: http://alki-rt.ru/news/novosti/alkeevskoy-rayon-adilya-musina-stala-pobeditelnitsey-konkursa-molodykh-pisateley
Изображение для Право на отдых: всё ли вы знаете о ежегодном оплачиваемом отпуске?
Право на отдых: всё ли вы знаете о ежегодном оплачиваемом отпуске?
Общеизвестно, что каждый имеет право на отдых. Данное право закреплено в Конституции России и его реализация гарантирована нормами Трудового ...
16 июня в 21:00
Изображение для Усть-Кутское кривосудие. Федеральная судья чуть не отдала опеку над ребенком педофилу
Усть-Кутское кривосудие. Федеральная судья чуть не отдала опеку над ребенком педофилу
Мы уже привыкли, что словосочетание «российский суд», абсолютно не соответствует общепринятому во всем мире значению слова «суд» и не имеет н ...
Сегодня в 00:19
Изображение для За минувшие сутки в Усть-Куте сгорело два дома
За минувшие сутки в Усть-Куте сгорело два дома
17.06.2021 г. в 00:49 (ирк) пожарно-спасательные подразделения МЧС России принимали участие в ликвидации пожара: на ул. Чкалова произошло возгорание в ...
Сегодня в 00:26
Изображение для Сегодня в Усть-Куте отключат электроэнергию
Сегодня в Усть-Куте отключат электроэнергию
Сегодня в Усть-Куте будут проводиться плановые работы городских спецслужб, из-за этого некоторые районы останутся без света. С 08:00 до 17:00: Ул. Н ...
Сегодня в 00:30
Изображение для В Раде опасаются скорого уничтожения Киева из-за ситуации в ДНР
В Раде опасаются скорого уничтожения Киева из-за ситуации в ДНР
В Раде считают, что Россия способна одержать быструю победу над Киевом Фото: Александр Мамаев © URA.RU «Ответ российской стороны [на наступление ...
Сегодня в 00:35
Изображение для Новые запреты из-за коронавируса ждут всю Россию
Новые запреты из-за коронавируса ждут всю Россию
Российские регионы вводят новые коронавирусные запреты Фото: Владимир Жабриков © URA.RU Использовать ограничения для мотивации людей к вакцин ...
Сегодня в 01:01